Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яз белән бергә Нәүрүз бәйрәме килде.

Нәүрүз борын-борын заманнарда чәчү эшләре башланыр алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булган ул.

Үзенә күрә яңару, яшәрү чорын – яңа ел башлануны билгеләп үтү бәйрәме, шул ук вакытта игелек, дуслык бәйрәменә әверелгән. Бу гүзәл язгы  көндә кешеләр бер-берсенә кунакка йөргәннәр, бер-берсенә булган үпкәләрен онытып, дуслашканнар, җырлап-биеп, рәхәтләнеп күңел ачканнар. Бу бәйрәмнең хуҗасы – Нәүрүзбикә.

 2нче “Батыр” балалар бакчасында да без, халык йолаларын яңартып, Нәүрүзне шаулап-гөрләп бәйрәм иттек. Балалар татар халкының бик күңелле милли уеннарын: “Самавыр”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Кульяулык”лы уйнадылар.

Кунакка Кыш бабай да килгән иде. Ул үз биләмәләрен язга – Нәүрүзбикәгә тапшырырга ашыкмады, башта көч сынашырга тәкъдим итте. Яз гүзәле Кыш бабайның барлык шартларын да төгәл үтәп, бәйгеләрдә жиңеп чыккач кына Кыш бабай үзенең инде көчсез икәнлеген танырга мәҗбүр булды. Җәйләр, көзләр үткәч тагын килергә вәгъдә биреп, саубуллашып китеп барды.

Шулай итеп, Нәүрүз жиңде – кыш китте, яз килде. Менә шулай бик күңелле итеп каршы алдык без язны.

Гүзәлия СӘХАБИЕВА, 2нче “Батыр” балалар  бакчасы тәрбиячесе  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса