Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшүсмерләр телендә алкоголь һәм тәмәкенең зыяны турында

Балигъ булмаганнар белән эшләү тәҗрибәсе күрсәткәнчә, күңелсез лекцияләр балаларга алкоголь, тәмәке тарту һәм наркоманиягә бәйлелекне кисәтүнең иң яхшы ысулы түгел.

Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белгечләре 10-15 яшьлек балаларның өлкәннәргә түгел, ә яшьтәшләренә ышанырга омтылуларын беләләр. Нәкъ менә шуңа күрә учреждение педагоглары профилактик эшнең иң нәтиҗәле ысулларын сайладылар – «Яшьтәш – яшьтәшенә» һәм «Әкият герое – үсмергә».

Чираттагы чарада белгечләр тәрбияләнүчеләргә агитация флешмобында катнашырга тәкъдим иттеләр: балаларга тәрбиячеләр белән бергә тәкъдим ителгән темага әкият сәхнәләштерергә кирәк иде.

Чара «Уртак эш» проекты турында сөйләүдән, тематик фильмнар, «Ачы төтен сере» мультфильмын караудан башланды. Яшь тамашачылар профессор Познавалов командасы белән бергә кеше организмы буенча сәяхәт иттеләр һәм алкоголь һәм тәмәке кулланганнан соң аның белән ниләр булганын күрделәр. Беррәттән балалар кеше организмының төзелеше белән таныштылар.

Аннары өлкәннәр һәм балалар «Өч кыз» һәм «Газаплар иле» әкиятләре белән чыгыш ясадылар. Тамашаларда катнашучылар кимчелекләргә һәм ялкаулыкка каршы тордылар һәм нәтиҗәдә беркайчан да бәйлелек корбаны булмаска кирәк дигән фикергә килделәр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса