Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү кысаларында, очрашулар (+фотолар)

Бөгелмә муниципаль районының 9нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулуга багышланган чара узды.

Бу дата уңаеннан, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү кысаларында, 9 һәм 10нчы сыйныф укучылары полиция хезмәткәрләре, интернационалист-сугышчылар, сугыш вакыйгаларында катнашучылар һәм шаһитлар белән очраштылар. 

Очрашуда Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы ветераннар советы рәисе Владимир Григорьевич Паршин; запастагы майор, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Ленар Мохтар улы Гәрәев; запастагы кече сержант, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Марат Идрис улы Шәйхетдинов, чик буе гаскәрләренең диңгез частьларының запастагы матрос Анатолий Константинович Николаев катнашты. 

Кунакларның әфган сугышы вакыйгалары, хәрби операцияләрдә турыдан-туры катнашуы, сугышчан хәрәкәтләр шартларында хезмәт итүнең авырлыгын җиңү турында истәлекләре һәм хикәяләре укучылар һәм укытучылар игътибарын үзенә җәлеп итте.

Ветераннар әлеге фаҗигале тарихны саклап калуның яңа тыныч тормыш башлаучылар өчен, шулай ук үзләренең хәрби бурычларын үтәгәндә туган ягына кайтмаган батырлар өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын билгеләп үттеләр.

Укучылар, үз чиратында, әфган сугышының истәлекле вакыйгаларына багышланган иҗади чыгышлары белән уртаклаштылар.

Алар әфганчы-сугышчыларның күңел түренә үтеп керерлек шигырьләрен һәм истәлекләрен укыдылар.

Тантаналы өлештән соң полиция хезмәткәрләре профилактик әңгәмә үткәрделәр. Алар өлкән сыйныф укучыларына интернет, кәрәзле элемтә һәм банк карталары ярдәмендә мошенниклыкның иң популяр төрләре турында сөйләделәр. Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә буенча өлкән инспекторы Диана Галәуова мисаллар китерде, ә аннан соң укучыларга мошенниклык гамәлләре кылучыларга каршы нинди чаралар күрергә кирәклеге турында сөйләде. Өлкән инспектор укучыларны шик уятырга мөмкин булган теләсә нинди мәгълүматны яңадан тикшерергә, таныш булмаган кешеләргә ышанмаска чакырды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге тәрбия эшләре буенча белгече Алия Чакушина укучыларга Россия Эчке эшләр министрлыгы системасының югары уку йортларына керү тәртибе, уку процессының үзенчәлекләре һәм полиция хезмәткәрләре эшчәнлегенең төрле юнәлешләре турында сөйләде. Балалар Эчке эшләр министрлыгына хезмәткә  кандидатларны сайлаганда аларның белем дәрәҗәсенә, мораль-эшлекле сыйфатларына, сәламәтлек торышына һәм физик әзерлегенә аерым игътибар бирелүен белделәр.   

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса