Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Ярдәм янәшәдә”: Бөгелмә муниципаль районы башлыгы гаиләләргә азык-төлек җыелмаларын шәхсән үзе тапшырды

«Ярдәм янәшә!» Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, волонтерлар белән бергә, ярдәмгә мохтаҗ булган гаиләләргә азык-төлек җыелмалары илтеп тапшыруда катнашты.

Ирле-хатынлы Ильяс Искәндәр улы һәм Татьяна Александровна Борһановлар 15 яшьлек Сергей һәм 11 яшьлек Татьянаны тәрбиялиләр.. Укудан буш вакытта Сергей – хоккей, Татьяна йөзү белән шөгыльләнә. Азык-төлек җыелмасыннан тыш, Линар Закиров балаларга спорт формасы һәм инвентарь алу өчен акчалата сертификатлар тапшырды.

         Бөгелмәдә барлыгы 1 403 гаилә ярдәм алачак. Исегезгә төшерәбез, аларга ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы билгеләгән алты категория затлар керә. Алар: яшәү минимумыннан түбәнрәк булган 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнар, сигез яшьтән өлкәнрәк аз керемле гаилә балалары һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр, опека һәм попечительлек буенча бурычлары түләүсез нигездә башкарыла торган гаиләләр, аз керемле гаилә балалары,  ата-аналарының берсе алимент түләмәгән балалар, үзмәшгуль яки шәхси эшмәкәр балалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса