Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанлылар коронавирус аркасында Бөгелмәдә калган нерпаларга ярдәм итә

“Байкал нерпалары: судагы шоу” төркеме Татарстанга март башында гастрольләргә килгән. Бөгелмәдә программаларын күрсәтергә әзерләнгәндә, коронавирус пандемиясе башлана һәм алар бөтен үзизоляция вакытын шушында уздырырга мәҗбүр булалар.

– Башта бу хәл озак дәвам итмәс дип уйлаган идек, – дип сөйли җитәкче Руслан Яхин. –  Әмма алай булып чыкмады, берничә атнадан соң запас ризык бетте, ресурслар саекты. Җәнлекләрне туйдыру өчен таксида йөрергә чыктым. Тәүлеккә икешәр мең чамасы акча эшләдем. Тюленнәремә балык алырга җитә иде.

Сүз уңанннан, “артистлар”га – ике яшьлек Алиса, Фил һәм Степага көн саен 5-8 кило чамасы балык кирәк. Ә бит коммуналь чыгымнар да бар. Яшьләр сараенда чыгыш ясап та өлгергән булалар инде, ә коронавирус аркасында аннан китәргә туры килә.  “Эссен” сәүдә йорты администраторлары сыендыра аларны, биредә коммуналь хезмәтләр өчен генә түлиләр.Режим беркадәр йомшара башлагач, таксида йөреп тапкан акча җитми башлый. Җитәкче кайнар линия аша ТР Президенты каршындагы кулланучылар хокукларын саклау  буенча вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була.

– Республика халкыннан мондый тизлек һәм реакция көтмәгән идем, аптыраганнан гына мөрәҗәгать иткән идем бит, – дип сөйли Яхин. –  Күмәк мәгълүмат чаралары да кушылгач, гади бөгелмәлеләр җәнлекләребезне туендыру өчен дип акча китерә башладылар. Без үзебез дә хәйрия тамашаларын еш күрсәтәбез, ә монда үзебезгә ярдәм сорарга туры килде.

Казан, Чаллы  һәм Татарстанның башка шәһәр-районнарындагы эшмәкәрләр арасында да битараф калмаганнар. Бөгелмәдә мәҗбүри утырып калган “кунакларга”, нәтиҗәдә 1 мең тоннага якын балык-ризык алырлык мөмкинлекләр ачылган.

– Татарстанда безнең хәлгә битараф калмаулары, кешелеклелек бик нык дулкынландыра. Ярдәм кулы сузган һәр кешегә зур рәхмәт! – ди Руслан Яхин.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса