Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы һәм “Җәй” үзәге балалар лагерьларына бару юлламалары буенча кайнар линия эшләтеп җибәрделәр

Татарстан Респубикасы Яшьләр Министрлыгы һәм «Җәй» республика үзәге 2020нче елда балаларның ялын оештыруга багышланган кайнар линия эшләтеп җибәрде.

8(843)-207-28-73 һәм 8(953)-999-10-59 номерлары буенча шалтыратып, җәйге лагерьларга бәйле актуаль мәгълүмат (балаларны лагерьларга алып бару/кайту мәсьәләсеннән алып, путевкаларны алуга кадәр) белән танышырга мөмкин булачак. Кайнар линия белгечләре һәр көн төшке ялсыз 8.30дан 20.00га чаклы эшли.
Шуны да искә төшерәбез, җәйге сәламәтләндерү лагерьлар кампаниясе кысаларында, Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) таләпләрен үтәүдән тыш, балаларны кабул итү һәм сәламәтләндерү режимын көчәйтү буенча да эшчәнлек алып барыла. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау Министрлыгы Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белән берлектә санитар-эпидемиологик һәм профилактик чараларны көчәйтү, дезинфецияләү, шәхси саклану чараларын куллануны арттыру буенча өстәмә чаралар күреләчәк.

Лагерьларда туклану мәсьәләсенә килгәндә, бу юнәлеш буенча Татарстан лагерьларында саклык чаралары узган елда ук кертелгән иде. Инфекция таралудан саклауның өстәмә чарасы буларак лагерьларда әти-әниләр көнен бетерү күзаллана. Моннан тыш, барлык лагерь хезмәткәрләренең тулы смена барышында лагерь территориясендә генә яшәү мөмкинлеге эшләнелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса