Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мөмкинлекләре чикләнгән Лилия Сәләхетдинованы «Татар җыры»на кертмәгәннәр

«Әгәр сәхнәдә минем җырларым башкарылса, тавыш чыгара идем», — ди шагыйрә.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Мөмкинлекләре чикләнгән Лилия Сәхәлетдинова «Интертат» электрон сайтына биргән интервьюсында «Барс Медиа» татар медиагруппасының аны «Татар-җыры» фестиваленә кертмәүләрен сөйләде.

«Барс Медиа»дан «Татар җыры» фестиваленә кертүләрен сораган идем. Билетсыз гына түгел, хәтта билетлар белән дә коляска белән кермәячәксез, диделәр. Миңа бит хәтта урын да кирәкми, коляскада утырып карый алам. Шулай да, «Юк», — диделәр», — дип сөйләде Лилия.

Лилия Сәләхетдинова күп кенә җырлар авторы да. Ләкин быелгы «Татар җыры»ның егерме еллыгында аның җырлары яңгырамаган.

«Аларның миңа карата мөнәсәбәтләре бер дә ошамады. Әле өстәвенә мин җырлар авторы да. Ярый әле минем җырлар быел катнашмады. Әгәр сәхнәдә минем җырларым башкарылса, тавыш чыгара идем», — дип сөйләде шагыйрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса