Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көн саен социаль хезмәткәрләр һәм Бөгелмә волонтерлары өлкәннәргә ярдәм итә.

Шәһәрдәшләребез азык-төлеккә һәм даруларга кытлык кичермәсен өчен Бөгелмәдә 32 волонтер эшли.

Бу катлаулы чорда, килеп туган хәлгә  бәйле рәвештә, әлеге  катлаулы чорда, 65 яшьтән өлкәнрәк бөгелмәлеләргә үз торакларыннан чыгып йөрмәскә күрсәтмә бирелде, чөнки бу категория гражданнар чирләп китү ихтималы буенча хәтәр төркемдә  тора. Әмма шәһәрдәшләребез азык-төлек һәм медикаментларгга кытлык тоймасын өчен Бөгелмәдә 32 волонтер җәлеп ителгән. Алардан тыш, социаль хезмәткәрләр дә үз карамагындагыларга ярдәм итә, хәлләрен белешә. Шәһәр буенча 8 (85594) 5-03-45 яки 8-800-200-43-11 телефоны аша республика кайнар линиясенә  шылтыратып, азык-төлек яки даруларны бушлай китерүгә заказ калдырырга була. Әйтергә кирәк,  гаризалар бар. Әйтик, 30 мартта, ярдәмчеләр инде өч шәһәрдәш янында булырга өлгерделәр. Өлкәннәрнең   гозерләре тиз үтәлә. Кайбер бөгелмәлеләр  шылтыратканда, азык-төлек һәм даруларны берьюлы түгел, ә 3 көннән соң китерүләрен сорый. Пенсионерларның заказ  исемлекләрендә ипи, он, әче сөт эчемлекләре, тиз әзерләнә торган вермишель һәм башка продуктлар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса