Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык голубцы ашый

Русия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова белдерүенчә, соңгы чорда илдә ирләрнең уртача яше - 68,5кә, хатын-кызларныкы 78,5кә җитте. Бу дөнья тенденцияләреннән югарырак.

Берничә ай элек министр, эш көчендәге ирләрнең үлеменең 70 процентында аракы сәбәпче, дигән иде. Гомумән, сәламәтлекне ныгытуда профилактика мөһим урын тота, диде ул. Мәсәлән, ирләрнең сәламәтлегендәге проблемалар 45-50 яшьтән соң башлана.

"Уртача гомер озынлыгы" төшенчәсе, дөресен әйткәндә, бәхәсле нәрсә. Ул чиновниклар отчеты өчен генә мөһим. Аерым кешеләргә, пенсия яшенең үзгәрүеннән башка, бу статистиканың әһәмияте юк. Бу уңайдан шундый мисал китерергә була. Әйтик, берәүләр кәбестә белән туклана, икенчеләр исә ит ашый. Ә статистика "халык голубцы ашап тора", дип нәтиҗә ясый, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса