Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанда балалар өчен башкорт теле курслары эшли башлаячак

Уку февраль аенда башлана һәм май аенда тәмамланачак, укучылар «Китап» башкорт нәшрияты китаплары нигезендә укыячак.

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Казанда балалар өчен башкорт теле курслары эшли башлаячак. Дәресләр Халыклар дуслыгы йортында Якшәмбе мәктәбе форматында узачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Телне барлык теләүчеләр, шул исәптән 1-5 сыйныф укучылары булган башкорт балалары өйрәнә ала. Курслар февраль аенда башлана һәм май аенда тәмамланачак. Дәресләрне «Китап» нәшриятының (Башкортстан) китаплары нигезендә башкорт теле укытучысы Вәзифә Зарипова үткәрәчәк. Педагог тумышы белән Самарадан, ә Казанда ул ун елга якын яши.

Татарстан Республикасы башкортлар корылтае рәисе Гали Хәсәнов хәбәр иткәнчә, укучылар эзләүдә Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәм итәчәк.

Хәсәнов сүзләренчә, дәресләр әлегә башкорт теле һәм мәдәниятен өйрәнү түгәрәге буларак планлаштырыла. 1 сентябрьдән, балалар җитәрлек күләмдә җыелса, дәресләр мәктәп программасы буенча алып барылачак.

Чаллыда шулай ук балаларга «Чишмә» халыклар Дуслыгы Йорты каршында хореография һәм башкорт мәдәниятен өйрәнү дәвам итә. Дәресләрне педагог Клара Ишкилдина алып бара.

Түбән Камада узган елның декабрендә башкорт теле укытучысы Маһирә Муллагалиева мәктәпкә эшкә урнаша. Дәресләр Халыклар дуслыгы йортында үткәрелә. Муллагалиева Башкортстаннан килгән, эш стажы ун елдан артык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса