Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Карыйлар, кызыксыналар, шуңа шатланам.

Карабаш бистәсендәге Һади Атласи исемендәге шәхси музей-китапханә җитәкчесе Фазыл Вәлиәхмәтнең бу көннәрдә ни белән мәшгуль булуы турында белештек.

– Үзизоляция шартларында интернет белән ныграк “дуслаштым” әле, – диде ул көлемсерәп. – Яңа мөмкинлекләрен ныграк үзләштереп, төрле социаль челтәрләргә (“Вконтакте, Фейсбук һ.б.) үземнең музей  байлыкларыннан көн дә бер материал куеп барам. Альберт Шәяхмитовның музей турындагы “Родник истории” дигән документаль фильмын, репрессиягә дучар ителгән 50 авылдашым турында, ә тагын ыру тамгалары тәгаен ачыкланган 156 карабашлы турындагы мәгълүматларны куйдым. Карыйлар, кызыксыналар. Газетада басылып килә торган гимназист кыз Фатыйма көндәлеге зур кызыксыну уятты, кайчан дәвамы була дип, сорап кына торалар. Анысын укучылар саны меңгә якынлашты инде. Тарихи мәгълүматлар белән кызыксынучыларның күплеге бер шатландырса, “Музейлар язы”нда яңача катнашып китә алуыма тагын бер шатланам. Барысы да эшне активлаштырырга этәргеч бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса