Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гомер үтми, без үтәбез гомер юлларын

Бөгелмә муниципаль районында “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” дигән истәлекле бүләкләр тапшыру башланды.

Район башлыгы Линар Закиров тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны Фатыйма Гыйльметдин кызы Нәбиевада кунакта булды. Бу көнне ул 100 яшьлек юбилеен җылы гаилә даирәсендә билгеләп үтте.

Фатыйма Гыйльметдин кызы Нәбиева - Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәне. 1920 елның 20 февралендә Башкортстан АССРның Бакалы районы Килкабыз авылында туган, сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда хисапчы булып эшли. 1942 елның көзендә 18-20 яшьлек хатын-кызлар арасында Фатыйма Нәбиева Ленинград янындагы Жихарево авылына торф чыгару эшләренә озатыла. Билләренә, күкрәкләренә кадәр торф күле суында торып, куллары белән торф борыслары чыгарганнар, киптерү өчен конвейерга салганнар, аларны чыгару өчен шпаллар сузганнар. Алар баракларда яшәгәннәр. Самолетлар очканда, җиргә ятканнар. Бераздан алар фашист һәм совет самолетларын аера башлаганнар. Алты ай үткәч, кызларны, товар вагоннарына утыртып, Уфага, аннан туган авылларына кадәр озаталар. Ире тыл хезмәтчәне булган. Сугыш вакытында Свердловск шәһәрендә хәрби заводта шофер булып эшләгән. 1973 елда вафат була. Хәзерге вакытта Фатыйма Нәбиева Кодаш авылында улы Ринат гаиләсендә яши,

Туган биш баласының икесе генә исән. Кызы Фәнүзә дә кияве Әгъләм белән Кодашта яши. Фатыйма  Гыйльметдин кызының җиде оныгы һәм сигез оныкчыгы бар.

Сугыш елларында Фатыйма Гыйльметдин кызы фронтка ярдәм итә: Кызыл Армия сугышчылары өчен җылы оекбашлар һәм бияләйләр бәйли. Үз кул эшләренең берсен – җылы йон оекбашларын – Фатыйма әби Линар Закировка тапшырды.

“Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынаулары аша намус белән үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз һәм һәркем уртак Җиңүгә бәяләп бетергесез үз өлешен кертте.  Без сезнең алда баш иябез һәм сугыштан соң дөньяга килгән барлык буыннар исеменнән рәхмәт белдерәбез. Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, иминлек һәм тормыш оптимизмы телибез!” - дип котлады юбилярны Линар Закиров.

Мэр әбигә чәчәкләр, РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медален, ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә истәлекле билге һәм бүләкләр тапшырды.

Бөгелмә муниципаль районында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан барлыгы 797 истәлекле бүләк тапшырылачак.

 

Роза ЙОСЫПОВА 

Оксана ГАЙСИНА фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса