Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Электрон хезмәт кенәгәсенә күчү-күчмәү гаризасы быел 31 декабрьгә кадәр тапшырыла

Бу һәркем өчен ирекле, 2021 елдан эшкә урнашканнар өчен генә мәҗбүри булачак.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Электрон хезмәт кенәгәсенә күчү-күчмәү турында гаризаны гражданнар 2020 елның 31 декабренә кадәр тапшырырга тиеш. Бу хакта журналистларга ТР Министрлар Кабинетында брифингта Россия Пенсия Фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Эдуард Вафин сөйләде.

2020 елда теләге булганнар кәгазь хезмәт кенәгәләреннән баш тартып, электрон хезмәт кенәгәләренә күчә ала. Эдуард Вафин аңлатканча, бу һәркемнең үз ирегендә. Бары тик 2021 елдан эшкә урнашканнар өчен генә хезмәт юлы турында белешмәләр электрон юл белән кертелә башлый.

«2020 елның 31 декабренә кадәр һәр хезмәткәр гариза язарга тиеш. Анда ул документны я кәгазь рәвештә саклап калуны сайлый, я электрон вариантка күчә. Кәгазь кенәгәдән баш тартса, аны кешенең кулына тапшырачаклар. Оешманың аның өчен җаваплылыгы көченнән чыга», — дип кисәтте Эдуард Вафин һәм документны югалтмаска өндәде.

Аның сүзләренчә, кәгазь кенәгә кулга тапшырылганда, хезмәткәрнең аннан баш тартуы турында гариза имзаланганы хакында язу теркәлә. Әгәр инде кеше кәгазь кенәгәсен саклап калырга тели икән, кадрлар бүлеге, аның белән беррәттән, электрон кенәгә дә алып барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X