Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәхетле һәм фаҗигале язмыш иясе

Бөгелмәнең ХIХ гасыр ахырында төзелгән Туган якны өйрәнү музее Татарстан Республикасында иң борынгы музейларның берсе булып санала.

 Бүген без сезгә күп гасырлык тарихи мәгълүматлар тупланган хәзинәләр сараеның үз тарихының бер  кисәк-өлеше – шәһәребез үсешенә зур өлеш керткән, аның тарихында җуелмас эз калдырган шәхесләрнең берсе турында сөйләргә телибез. 

...Бездәге архитектура корылмалары, заман геройлары тормышындагы романтик һәм фаҗигале борылышлар шәһәребез һәм күпмилләтле илебез елъязмаларындагы зур тарихи үзгәрешләр белән бик тыгыз үрелгән. Аларның язмышлары шулкадәр матур да, бер үк вакытта коточкыч фаҗигале дә, хәтта теләсә кайсы кешенең хыялын кузгатып җибәрергә сәләтле, тарихи роман битләренә вакыйгалар булып кереп урнашырга лаеклы.

         Без бүген сөйләргә теләгән шәхес шәһәребез үсешенә зур өлеш керткән зат. Аның тормышы һәм эшчәнлеге турындагы документлар, фотосурәтләр безнең музейның “Бөгелмә ХIХ гасыр ахырында – ХХ гасыр башында” экспозициясендә урын алган. Бу кеше – Хәким Шакиров, безнең якларга Уфа шәһәреннән 1890 елларда бер арба кызыл товар белән килеп төшә. Озакламый ул Әлмәт сәүдәгәре Исхак бай кызына өйләнә. Тормышы тиз җайга салына.

Кечкенә провинциаль Бөгелмәдә яшь сәүдәгәрләр өчен шартлар ул вакытта Россиянең эре шәһәрләренә караганда уңайлырак булган, Шакирның эшләре алга киткән. Нибары бер ел эчендә бу тынгысыз һәм эшләрен бик пөхтә алып баручы яшь сәүдәгәр калай-тимер товарлар сатучы Климов, җиләк-җимеш сатучы Латыйпов, шулай ук Горячев һәм Никлинов кебек атаклы Бөгелмә коммерсантлары белән бер сафка баса. Сәүдәгәр Шакирның уңыш сере аның, кайбер замандашлары кебек, мин-минлеккә бирелмичә, масаймыйча эшли белүендә һәм бөтен кешегә дә тигез хөрмәт белән карый белүендә була. Аның малны-акчаны сакчыл һәм бәрәкәтле тотуы кайчакта киң колач белән кәеф-сафа корырга яраткан сәүдәгәрләргә көлеп карау өчен сәбәп тә була. Әмма андыйлар банкротлык чигендә булганда, Хәкимов һәрвакыт чын күңелдән аларга үз хезмәтләрен тәкъдим итә һәм бурыч чокырыннан чыгарга ярдәм итә торган була.

Язманы тулысынча "Бөгелмә авазы" газетасының 29 майда чыккан 21нче санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса