Бөгелмәдә Илгизәр һәм Эльмира Вәлиевларны котладылар
Җәмгыять

Бөгелмәдә Илгизәр һәм Эльмира Вәлиевларны котладылар

Бүген, 15 май көнне, Бөгелмә шәһәренең "ТНГ-ГРУПП" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында, Илгизәр һәм Эльмира Валеевларны котлау тантанасы узды.

Эш урынында танышалар алар.  Эльмира Тәлгать кызы – хисапчы, ә булачак ире Илгизәр Хасият улы партия башлыгы була. Эш документларын караган арада дуслашып китәләр.

– Ике елдан соң Илгизәр миңа тәкъдим ясады, – дип сөйли Эльмира Тәлгать кызы.

         24 ел элек бәхетле парның кызы туа. Ул Бөгелмәнең 2 нче физика-математика лицеен тәмамлаган, аннан соң Мәскәүгә китеп, нефть һәм газ эшкәртү факультетына укырга кергән.

         Гаилә бәхетенең серләре белән уртаклаштылар – алар өчен бу үзара аңлашу, хөрмәт һәм мәхәббәт. – Без кызым белән үзебезнең яклаучыбызны саклыйбыз, ә ул безне – үзенең кызларын , – ди Эльмира ханым.

Барлык бәйрәмнәрне дә гаилә һәрвакыт бергә билгеләп үтә.  Алты ел дәвамында Мәскәүдә укучы кызлары ел саен Яңа елны каршыларга, бәйрәмнәргә әти-әнисе янына кайта.

Очрашу ахырында Вәлиевларга Татарстан Республикасы үсешенә керткән зур хезмәт өлеше өчен “Татарстан АССР төзелүгә 100 ел” истәлек билгесе тапшырылды