Бөгелмә урамнарында яңа юл катламнары барлыкка киләчәк
Җәмгыять

Бөгелмә урамнарында яңа юл катламнары барлыкка киләчәк

2020 елда Бөгелмә муниципаль районы торак пунктларының асфальт өслекле гамәлдәге юл-урам челтәрен ремонтлау программасына шәһәрнең Димитров һәм Садовая урамнарын ремонтлау кертелгән.

Исегезгә төшерәбез, 2017 елда гамәлдәге юл-урам челтәрен ремонтлау программасы буенча Ломоносов урамы буйлап, чаңгы базасына күчү урыны эшләнде.

2018 елда җирле әһәмияттәге юлларда әлеге программа буенча 8 нче мәктәп янында, Ломоносов урамындагы Кудряшов урамының “Лидия” кибете янындагы, Бакча урамы янындагы тукталыш мәйданчыклары янында җәяүлеләр юлын чикләп, киртә-коймалары урнаштырылды.

2019 елда Бөгелмә муниципаль районының җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларында юл эшләре программасы буенча Гончаров урамындагы күпернең җәяүлеләр өлешендә ремонт эшләре башкарылды.