Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөгелмә шәһәренең мәктәпкәчә бүлеге методисты баланы балалар бакчасына ничек урнаштыру турында сөйләде

Татарстан Республикасында балаларны исәпкә кую һәм балалар бакчаларына кабул итү бары тик “электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша гына башкарыла.

  Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе баланы чиратка кую һәм балалар бакчасына рәсмиләштерү тәртибе турында аңлатмалар бирә. Процедура ата-аналар тарафыннан интернет-портал аша гариза бирү юлы белән дә, мәгариф идарәсенең 14 Шәһит урамы, 39нчы йорт, 11нче бүлмәдә эшләүче мәктәпкәчә бүлеге белгече ярдәме белән дә гамәлгә ашырыла ала. Халык белән эшләү вакыты: сишәмбе14.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, җомга – 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр. Интернет аша мөстәкыйль рәвештә исәпкә алу өчен ата-аналарга ТР Дәүләт хезмәтләре порталы яки шәхси кабинетта дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша теркәлергә кирәк. ЕСИА аша керү юлын үтеп, балалар бакчалары кушымтасын һәм балалар бакчасына чиратка кую өчен гариза бирүхезмәтен сайларга. Гариза тутырганда баланың фамилиясен, исемен, атасының исемен һәм туу турында таныклык мәгълүматларын хатасыз язарга кирәк. Дөрес теркәлгән очракта теркәлгән статусы һәм чиратның тәртип номеры барлыкка киләчәк.

  Әгәр ата-аналарның “Электрон балалар бакчасына”  чиратка куйганда муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентында күрсәтелгән ташламалар бар икән, моны раслау өчен мәгариф идарәсе белгеченә документның төп нөсхәсен (күп балалы гаилә таныклыгы, бала яки ата-ананың инвалидлыгы турында белешмә, полиция хезмәткәре таныклыгы һәм эш урыныннан белешмә) бирергә кирәк. Ташламаның гамәлдә булу чоры озак вакытлы яки кыска вакытлы булырга мөмкин. Озак вакытлысына күп балалы булу һәм инвалидлык керә, аларның гамәлдә булу чоры документта күрсәтелгән, калган категорияләр өчен гамәлдә булу срогы ташламаны теркәгәннән соң 180 көн. Аннары мәгълүмат автомат рәвештә  программадан алып ташлана, шуңа күрә ташламаны төркемнәрне туплаганчыга кадәр 6 ай алдан раслату мөһим.   

    2020-2021 уку елында мәктәпкәчә учреждениеләрдә өч яшькә кадәрге балалар өчен төркемнәр санын арттыру планлаштырыла. Күп кенә бакчаларда 1 яшьлекләрне кабул итү оештырылачак, анда аларны чын-чынлап җылы һәм яхшы атмосфера, тиешле тәрбия күрсәтерлек  мохит һәм кайгыртучан персонал көтә. Яследә педагоглар балаларны дөньяны таный башларга, коллективта яшәргә өйрәтәчәкләр, аларга мөстәкыйльлек күнекмәләре бирәчәкләр. Көндәлек режимны дөрес оештыру, биш тапкыр туклану сабыйларның тулы канлы үсешенә нигез булып торачак. Баланы балалар бакчасына иртәрәк урнаштырырга теләсәгез, кабул итү көннәрендә мәгариф идарәсе белгеченә мөрәҗәгать итегез.

  Ел саен балалар бакчаларында комплектлау 1 июньнән башлана. Республика программасы балаларны учреждениеләргә автоматик рәвештә билгели башлаячак. Автомат рәвештә аларның статусы балалар бакчасына җибәрелде” дип санала, гариза бирү өчен бер ай вакыт бирелә. Киләсе статус, балалар бакчасы мөдире белән очрашудан соң, килешү төзү булачак, аның да гамәлдә булу срогы – бер ай. Әгәр ата-ана беренче 30 көн дәвамында мәктәпкәчә учреждениегә кабул итү турында гариза белән мөрәҗәгать итмәсә, программа автомат рәвештә баланың мәгълүматларын чираттан алып ташлый, “килмәде” статусын билгели. Электрон чиратны торгызу өчен ата-аналарга мәгариф идарәсе белгеченә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Яңа уку елына төркемнәр формалаштыру һәм вакантлы урыннар саны турында мәгълүмат мәктәпкәчә учреждениеләрнең сайтларында урнаштырылган.

   Хөрмәтле ата-аналар, онытмагыз – “Электрон балалар бакчасы”на гаризаны вакытында теркәү баланы сез планлаштырган вакытта тиешле бакчага билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. Әгәр сез теләгән мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә инде буш урыннар калмаган булса, мәгариф идарәсе белгече башка вариантлар тәкъдим итәчәк.

     Альбина МИРЗАХАНОВА, мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә бүлек методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса