Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районының Карабаш бистәсе - Үзәк чыршының Яңа ел бизәлеше буенча республикада иң яхшылар өчлегендә

Муниципаль берәмлекләр арасында иң яхшы Яңа ел чарасына һәм бәйрәм бизәлешенә республика конкурсына йомгаклар ясалды. Бу хакта Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров хәбәр итте.

Яңа ел бәйрәменә мәйданнарны бизәү чаралары буенча муниципаль районнар арасында үткәрелгән республика конкурсына йомгак ясалды. Җиденче ел рәттән үткәрелә торган әлеге бәйге быел алты номинация буенча узды һәм гомуми приз фонды 11,75 миллион сум тәшкил итә иде. 

 “Үзәк мәйданны бизәү, үзәкләре республика әһәмиятендәге шәһәрләр булган муниципаль районнарда Яңа ел чаралары уздыру” номинациясендә безнең шәһәр 3нче урынны яулады. Ә “Көньяк-көнчыгыш зонада Үзәк чыршыны  матур итеп бизәү һәм Яңа ел чараларын уздыру” номинациясе буенча биш төркемдәге җирлекләр арасында районыбызның шәһәр тибындагы Карабаш бистәсе шулай ук мактаулы 3нче урынга лаек булды.

Мәгълүмат һәм фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса