Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте “Яраткан хадис” дигән рәсем конкурсына йомгак ясады.

Анда төрле шәһәрләрдә яшәүчеләрдән 17 эш тәкъдим ителгән иде.

Бу көннәрдә Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте “Яраткан хадис”  дип исемләнгән иҗади гаилә конкурсы нәтиҗәләрен игълан итте.

Конкурста   теләгән һәр кеше катнаша ала иде.  Ел саен үткәрелә торган республикакүләм бу бәйгедә Татарстаныбызның һәм илнең төрле шәһәрләрендә яшәүчеләр җибәргән 17 эш катнашты. Иң актив катнашучылар булып Бөгелмә, Лениногорск һәм Курган өлкәләрендә гомер итүче гаиләләр танылды.

Исегезгә төшерәбез, 1 июньнән 30 июньгә кадәр конкурс эшләре Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчетендә кабул ителде, һәр гаиләдән конкурска бары тик бер генә рәсем тапшырырга мөмкин иде.

Компетентлы жюри катнашучыларның эшне башкаруга иҗади якын килүен, хәдисне билгеләнгән тема буенча дөрес куллануын, сәнгати ниятнең   тормышка ничек ашырылуын бәяләде.

Мактаулы урыннар түбәндәгечә бүленде:

Беренче  урынга Ишбулатовлар һәм Усмановлар гаиләләре лаек булды (икесе дә Лениногорск шәһәреннән).

Икенче урында: Бөгелмәдән Таһировлар һәм Вәлиевлар гаиләләре.

 Өченче урында да бөгелмәлеләр: Низамовлар һәм Андреевлар гаиләләре.

Шулай ук “Тырышлык өчен” номинациясендә – Рушания Якуп кызы Гаязова, “Оригинальлек өчен” номинациясендә Ибраһим Вәгыйзь улы Мәһдиев та бүләкләнде. Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлеккә бүләкләр тапшырыла. Моннан тыш, бәйгедә катнашкан һәркем сертификатлар алачак.

Бәйгене оештыручылар барык катнашучыларга, шулай ук Лениногорскиның Хәйретдинов исемендәге сәнгать мәктәбенең сәнгать җитәкчесе Нәзирә Назыйм кызы Гыйззәтовага зур рәхмәт белдерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса