Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөгелмә районының Үзәкләштерелгән клублар системасы хезмәткәрләре Бөтендөнья тәмәкесез бер көнгә багышланган онлайн чаралар үткәрделәр.

Бөтендөнья тәмәкесез көн – Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан рәсми билгеләнгән халыкара истәлекле көн, ул ел саен 31 майда билгеләп үтелә.

Кешеләргә тәмәке тартуның зыяны һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баруга беренче адымны ничек ясарга кирәклеге турында сөйләү, аңлату эшләре алып бару һәм этәргеч бирү бик мөһим.

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау нияте белән һәм тәмәке тартудан баш тарту максатыннан, Үзәкләштерелгән район клублар системасының структур бүлекчәләре виртуаль акцияләр, видео-зарядкалар, тематик видео-презентацияләр һәм онлайн-мәгълүмат сәгате әзерләделәр. Майның соңгы көнендә ВКонтакте битләрендә социаль челтәрләрдәге интернет-чараларда катнашучылар күп кенә файдалы мәгълүматлар алдылар.  

Эльвира НУРГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса