Бөгелмә районының Санитар-эпидемиология комиссиясе хәбәре.
Җәмгыять

Бөгелмә районының Санитар-эпидемиология комиссиясе хәбәре.

Бүген коронавирус таралу вәзгыяте катлаулана.

Аның алга таба таралуын булдырмас өчен, өйдә булуыгызны сорыйбыз. Шәһәр һәм районда иминлек чаралары күрелә. 2020 елның 1 апреленнән халыкның хәрәкәт итүен тулысынча контрольдә тоту башлана.

Муниципаль берәмлек халкы социаль дистанцияне - кимендә 1,5 метр үтәргә тиеш. Искәрмә - шәхси автотранспортта яки таксида бару.

Шәһәрдә барлык җәмәгать урыннары - парклар, скверлар, балалар мәйданчыклары ябык.

Чыганак: порталдан.