Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөгелмә районында 69 гаилә бәрәңге утырту өчен түләүсез җир участогы алды.

Елның авыр килүен һәм үзизоляция шартларының халык кесәсенә сугуын аңлап, Бөгелмә районында яшәүчеләргә ярдәм итәргә карар кылганнар һәм аларга бушлай җир участоклары тәкъдим иткәннәр.

Сөреп, тырмалап биргәннәр. Ни утыртсалар да – рөхсәт. Халык, нигездә, бәрәңге утырта.

– Бу безнең йорт яны участогы, суган, кишер утыртабыз, – ди Земфира Зароева.

Ул чиновниклардан шундый бүләк алырга ризалашучыларның берсе. Үзе квартирда яши, бакчасы да бар, тик ул ярты сутыйдан да артык түгел, шуңа да “биргәннең битенә карама” дигән мәкальне истә тотып эш итәргә булган. – Ач булмабыз, үзебезнең бәрәңгегә өметләнәбез, – дип өстәде ханым.

Земфира кебек уйлаучы гаиләләр 69га җыелган, һәр гаилә ун сутый җир алуга йөз тота ала.

– Бу якынча сигез рәт чамасы, – дип аңлата Восточный бистәсендә яшәүче Әминә Богданова. Дүрт кешедән торган гаилә өчен бу бик күп, әмма аларның башка идеясе бар икән. – Уңса, бәрәңгене шәһәр халкына сатарбыз дип уйлыйбыз. Аларга да кирәк бит,  – дип өстәде ул. 

         Сигез рәт бәрәңге утыртып, арып та карамаганнар, чөнки бистәдә уйлап табучы Анатолий Сафронов яши.

– Элек совхозда чәчкеч бар иде, ул ватылды да бәрәңге утыртуны тизләтү өчен үзебезнең җайланманы уйлап табарга туры килде, – ди ул. – Бирегә бәрәңгене саласың, монысы күмеп, ә бусы тигезләп бара. Баш ватасы юк, барысы да уйланылган.

Әлеге җайланма белән 10 сутый җирдә бәрәңге утыртып чыгу өчен нибары 10 минут вакыт җитә. Чагыштыру өчен: бу эшне кулдан башкару өчен ярты көн вакыт кирәк, ә монда – утырту өчен орлыкны китереп саласың да, бәрәңгене торбага салып өлгерергә генә кирәк. Чәчкеч үзе казый да, утырта да, күмә дә, тигезли дә. Әлбәттә, тиешле таләпләр үтәлә.

– Бер айга бер капчык-капчык ярым бәрәңге җитә, димәк елга 5-6 мең сум экономия була, – ди Восточный авыл җирлеге башлыгы Лилия Исмәгыйлева.

– Үз бәрәңгеңнең агуланмаган, читтән китерелмәгән икәнен беләсең, – дип өсти Восточный бистәсендә яшәүче Флорид Зарипов.

         Катнашмаларсыз һәм химикатларсыз чиста үскән бәрәңгене халык ничек саклаячагын да белә инде. Күп фатирлы йортларның подвалларында һәрберсенең үз урыны бар, алар ябыла. Уңышны саклау өчен аерым әрҗә-тартмалары да әзер әзер, шунда үк йорт яны участогында үстерелгән яшелчәләр дә саклана.

         Гомумән, 2020 елда Бөгелмә районының 69 гаиләсе коронавирус зәхмәте ябырылган елның алдагы сезоннарына ныклы әзерлек белән килә. Һава торышы да яхшы булыр дип өметләнәсе генә кала.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Бөгелмә районында 69 гаилә бәрәңге утырту өчен түләүсез җир участогы алды.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса