Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөгелмә районы икеайлык дәвамында чүплекләрне бетерүнең 100 процент күрсәткечләрен күрсәтте

Республика территориясендә ачыкланган чүплекләр «Экологик карта» геомәгълүмат системасына кертелә.

Татарстанда санитар-экологик икеайлык үткәрелде, анда республиканың күпчелек районнарының башкарма комитетлары ачыкланган хокук бозуларга оператив җавап бирде һәм чүплекләрне вакытында бетерде. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков хәбәр итте.

Бөгелмә районы 100 процент нәтиҗәләр күрсәтте. Алдынгылар арасында шулай ук Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Буа, Биектау районнары һәм Казан да бар.

Спикер шулай ук калган районнар администрацияләрен дә мактады. А. Шадриков, калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру белән бәйле барлык ачыкланган хокук бозулар “Экологик карта” - www.ecokarta.tatar.ru геомәгълүмат системасына (ГИС) кертелә, дип билгеләп үтте.

Бөтен мәгълүмат онлайн-режимда бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса