Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөгелмә районы 13 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе өчен «Авыр тормыш хәлендәге укучылар белән эшләү үзенчәлекләре» вебинары

2020 елның 19-20 маенда ТР Мәгарифне үстерү институты тарафыннан, 2020 елда начар социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру кысаларында, ТР Бөгелмә муниципаль районының 13нче урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә, «катлаулы тормыш шартларында яшәүче укучылар белән эшләү үзенчәлекләре» дигән темага 4 сәгатьлек семинар-практикум (вебинар) үткәрелде.

Вебинарда тәрбия, өстәмә белем бирү һәм социаль тәртипне профилактикалау лабораториясе хезмәткәрләре һәм 31 педагог катнашты.
    Төп докладта тәрбия, өстәмә белем бирү һәм асоциаль тәртипне профилактикалау лабораториясе фәнни хезмәткәре Э.Х. Башлай, катлаулы тормыш хәлендә булган укучыларны укуга мотивацияләүнең нәтиҗәле алымнары турында сөйләде. Вакыйгалар педагогикасы принципларына таянып, мәктәп һәм сыйныф җитәкчесенең тәрбия эшен яңача планлаштыру кирәклеге турындагы мәсьәлә күтәрелде.
    Лаборатория мөдире М.Р. Шәехов педагоглар белән аерым дәресләрдә (19 май) тәрбия эшен укучыларны мотивацияләү ысуллары һәм проблемалы зоналарны анализлау нигезендә проектлау буенча практик дәресләр үткәрде (20 май). Эш онлайн-режимда барды, чатта чыгыш ясаучының катнашучылар белән элемтәсе актив рәвештә хупланды, бу килеп туган сорауларга оператив җавап бирергә, катлаулы ситуацияләр турында фикер алышырга мөмкинлек бирде.
    Вебинарда катнашучыларның сүзләренә караганда, чыгышлар педагогның гамәли эшчәнлегендә куллану ягыннан кызыклы һәм бик файдалы булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса