Бүген, 23 апрель көнне, Бөгелмә шәһәренең Ленин урамындагы балалар паркында «Урман утырту көне» табигатьне саклау акциясе узды.
Анда «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары, яшьгвардиячеләр белән берлектә, Covid-19 таралу куркынычы шартларында барлык саклык чараларын үтәп, катнашты.

«Урман утырту көне» республика табигать саклау акцияләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2011 елдан бирле үткәрелә. Аларның максаты - республиканың урман ресурсларын яңадан торгызу һәм арттыру, урманга сак караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын аны саклау проблемаларына җәлеп итү һәм тулаем экологик хәлне яхшырту. Акция кысаларында Татарстанда 5 мең гектардан артык мәйданда урман үсентеләре утыртылды. Шул ук вакытта 18 млн. данә утырту материалы кулланылды, ә катнашучыларның гомуми саны 378 мең кешедән артып китте.
Ринат Дусаев фотолары.