Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөгелмә балалар бакчаларында балалар бакчасы өчен түләү системасы үзгәрде

Кабул ителгән карарлар 12 майдан үз көченә керде.

Татарстанда балалар бакчасы өчен түләү системасы үзгәрде. Мондый карарны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

– Балалар бакчаларындагы бер төркемдәгеләр өчен ата-аналар түләве дүрт тапкырга кими, – диде ул.

Карарлар икътисадый кризис чорында гаиләләргә ярдәм итү өчен кабул ителде. Ел саен Татарстан бюджетыннан бу максатларга өстәмә рәвештә 2 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. 12 майдан гомуми үсеш юнәлешендәге, балалар 12 сәгать йөри торган төркемнәрдәге ата-аналар түләвенең күләме үзгәрә.  Шулай итеп, 3 яшькә кадәрге балаларның ата-аналары элек 3 746 сум түли иде,  аларның 3 281 сумы даими өлеш һәм 465 сумы туклану өчен булса, хәзер түләү 3 018 сум тәшкил итәчәк, шуның 1 080 сумы даими өлеше һәм 1938 сумы туклану өчен.

3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләре элек 3 628 сум түләп, аның 3 042 сумы даими өлеш һәм 586 сумы туклану өчен булса, хәзер түләү 3 252 сум тәшкил итәчәк, шуның 810 сумы – төп өлеш һәм 2442 сумы туклану өчен булачак.

Күп балалы гаиләләр өчен дә ата-аналар түләве үзгәрде. Мәсәлән, ишле гаиләнең 3 яшькә кадәрге баласы өчен әти-әниләре элек 1 873 сум түләгән, аларның 1640 сумы даими өлеш һәм 233 сумы туклану өчен булган, хәзер түләү 1 509 сум тәшкил итәчәк, шуның 540 сумы даими өлеш һәм 969 сумы туклану өчен булачак.

Шулай ук күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларның  әти-әниләре элек 1 814 сум түләгән, аларның 1 521 сумы даими өлеш һәм 293 сумы туклану өчен булган, хәзер түләү 1 626 сум тәшкил итәчәк, шуның 405 сумы төп өлеше һәм 1 221 сумы туклану өчен булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса