Статистика 25 майдан 31 майга кадәрге чорга тәкъдим ителгән.
Узган атна эчендә (25 майдан 31 майга кадәр) Бөгелмә ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары кешеләрне коткарырга 578 тапкыр чыктылар, шул исәптән балаларга – 41 тапкыр. Медицина хезмәткәрләре авыруларга ашыгыч ярдәм күрсәтеп, алып китү өчен 320 тапкыр чыктылар. Шуларның 59ы – бәхетсезлек очраклары, шул исәптән 6сы – балалар катнашында. 2 юл-транспорт һәлакәтендә 2 кеше зыян күрде. Алар Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә китерелде һәм хастаханәгә урнаштырылды. Җәмәгать урыннарына ашыгыч медицина ярдәме бригадасы 26 тапкыр чыкты.