Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Без – Тукай оныклары.

Халкым бер тумыш көндә дә Тукаен онытмады. Без – «Туган телдән» туганнар – Без – Тукай оныклары.

Әйе, без чын мәгънәсендә – Тукай оныклары. Без аның шигырьләрен, әкиятләрен тыңлап, «Туган телен» җырлап үскән балалар. Тукай безне туган телебезне, табигатьне, хезмәтне яратырга кечкенәдән өйрәтте. Ул – татар халкының бөек шагыйре. Хөрмәтле укучылар, сезнең игътибарыгызга Тукай абый истәлегенә иҗат иткән шигъри юлларымны тәгъдим итәм.

 

Тукай абый.

Әйдә әле, Тукай абый,

Кил син безгә.

Әкиятләр безгә сөйләрсең.

Әкиятләр беткәч, моңлы итеп язган,

Шигырьләрең белән көйләрсең.

 

Әйдә әле, Тукай абый,

Кил син безгә.

Балалар да бик нык сагынган...

Син бит туган ел фасылы матур

Яз уртасы – апрель аенда.

 

Әйдә әле, Тукай абый,

Кил син безгә.

Без тыңларбыз сине тотлыгып.

Без әле дә, нәни сабый бала,

Синең матур иҗат тоткыны.

 

Әйдә әле, Тукай абый,

Кил син безгә.

Без яшибез сиңа таянып.

Син милләтнең – менә дигән улы!

Син татарның – якты маягы!

 

Әйдә әле, Тукай абый,

Кил син безгә...

20нче «Ладушки» балалар бакчасы

тәрбиячесе Минегулова Алсу Гаяз кызы

Салават Камалетдинов фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса