Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Авторадио”ның туры эфирында “Халык белергә тели” программасында полиция хезмәткәрләре катнашты

20 февральдә 16.00 - 17.00 сәгатькә кадәр “Халык белергә тели” программасының “Авторадио” туры эфирында Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге МРЭО начальнигы полиция майоры Рәфис Мифтахов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы тикшерү бүлеге начальнигы урынбасары юстиция майоры Рушан Чакушин һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы Эчке эшләр бүлеге инспекторы Гөлнара Дәүләтшина катнашты.

Рушан Чакушин Бөгелмә районы территориясендә кылынган мошенниклыкның төп төрләре турында сөйләде. Радио тыңлаучыларга мошенниклар белән очрашу очрагында гражданнарның гамәлләр алгоритмын аңлатты. Ул район халкына уяу булырга, өйгә чит гражданнарны кертмәскә, үзләренең банк карталары һәм пин-кодлары номерларын хәбәр итмәскә, таныш булмаган кешеләр үтенече буенча алар белән бернинди гамәлләр кылмаска кушты. Товарлар сатып алган очракта, интернет аша сатучыларның характеристикаларын һәм рейтингларын җентекләп өйрәнергә кирәк. Сөйләшүне тәмамлап, юстиция майоры радиотыңлаучыларга мошенниклар гамәлләр кылган очракта кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.

Калган 30 минутта Рәфис Мифтахов һәм Гөлнара Дәүләтшина радиотыңлаучыларның сорауларына җавап бирделәр. Полицейскийлар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында теркәлү кагыйдәләре, чит ил паспорты алу өчен электрон гаризалар бирү тәртибе, машина йөртү таныклыгын алыштыру, транспорт чарасын теркәү өчен ЮХИДИ бүлекчәсенә язылу турында аңлаттылар. Полиция хезмәткәрләре электрон рәвештә гариза биргән очракта дәүләт хезмәтләре күрсәткән өчен пошлина түләгәндә 30% ташлама турында да искәрттеләр, шулай ук радиотыңлаучыларны, бүлекчәләргә шәхси мөрәҗәгать иткән очракта, һәр гражданга порталда теркәлергә генә түгел, ә электрон сервистан файдаланырга өйрәтергә дә әзер, дип ышандырдылар.

Программа ахырында алып баручы кунакларга файдалы мәгълүмат һәм сорауларга профессиональ җаваплар өчен рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса