Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2020 ел – Ак Металл Күсе елы

Күсе көнчыгыш йолдызнамәсенең иң беренче җәнлеге һәм көнчыгышта ул акча җәнлеге дип санала, шуңа күрә Яңа 2020 ел финанс кыенлыкларын хәл итү һәм булачак имин тормышка нигез салу өчен кулай вакыт.

Күсе елында башланган эшләр уңышлы булыр, ләкин Күсе артык тәвәккәлләрне яратмый. Шуңа күрә үз көчегезне артык бәяләп ташламагыз.

2020 ел узып баручы Дуңгыз елына караганда уңышлырак булырга вәгъдә итә. Күсе – югары интеллектка һәм сиземләү көченә ия. Ул менә дигән стратег, шуңа күрә хәйләкәр җәнлек теләсә нинди кыенлыкларны уңышлы гына хәл итә.

Ел символы үз дигәненә гадел юл белән омтылучыларга ярдәм итәчәк. Максатларына намуссыз төстә омтылучыларны уңышсызлык сагалап торачак. Күсе – мәхәббәт һәм игътибар символы, 2020 елда яңа мөнәсәбәтләрне үзара ышанычка кору яхшы.

2020 ел сәламәтлек ягыннан да сөендерер. Экспертлар мөмкин кадәр активрак булырга, спорт белән шөгыльләнергә киңәш итә.

Күсе көнчыгыш календаренда яңа юл символы булып тора. Ләкин үзгәрешләрнең нинди булуы һәркемнең үзеннән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса