Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

1 гыйнвардан машина йөртүчеләр өчен нинди штрафлар кертелә?

2020 елның 1 гыйнварыннан яңа штрафлар системасы гамәлгә керәчәк.

«Газель» хуҗаларына машинаны торак йортлар ишегалдында калдырган өчен штраф салыначак. Шулай ук ишегалдындагы парковка урыннарында каршеринг машиналарын да калдырырга ярамаячак.
Тагын бер яңалык — гомуми кулланылыштагы юлларда номерсыз йөрүне тыячаклар. Хокук бозган өчен 5 мең сум штраф салачаклар һәм машина йөртү таныклыгын алачаклар.
Шулай ук 1 гыйнвардан берничә яңа кагыйдә дә керәчәк. Хәзер автомобильне теркәү өчен ЮХИДИга гына түгел, ә аккредитация узган компанияләргә дә мөрәҗәгать итәсе булачак.
Автомобильгә техник хезмәт күрсәтү процедурасы да үзгәрәчәк. Транспорт чарасын алып килгәннән башлап, белешмә биргәнчегә кадәр видеокүзәтү алып барылачак. Ә ОСАГО полисын юл инспекциясе хезмәткәрләре генә түгел, камералар да тикшерә алачак.

(Интертат)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса