Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Әзһәр Шакировка Шәймиевнең шәхси бүләген һәм Европага юллама тапшырдылар

Камал театрында Әзһәр Шакировның 80 яшьлеге уңаеннан юбилей кичәсе зур аншлаг белән барды.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров үзенең 80 яшьлеге уңаеннан котлаулар кабул итте. Камал театрында аншлаг белән юбилей кичәсе булды. Әдәби-драматик композиция актерның юбилей кичәсе өчен махсус әзерләнгән.

Юбилярга бүләкләр арасында Татарстанның Беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең шәхси бүләге һәм Европага - Карловы Вары шифаханәсенә юллама бар.

 

 

Әзһәр Шакиров юбилей кичәләрен әтисе һәм әнисе турында истәлекләрдән башлады. Моннан биш ел элек әнисе турында әдәби-драматик композиция әзерләнгән булса, бүген әтисе турында сөйләде.

Күренекле артистны ТР Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова котлады.

 

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакировны котларга Уфадан башкорт театры артистлары, Чабаксардан чуваш театры артистлары килгән иде.

 

 Рузилә Мөхәммәтова

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса