Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Җырым булсын юлдашым

Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә.

Үзәк китапханәдә әнә шундый игътибарга лаек күпкырлы иҗат кешесе, якташыбыз, ут-күршебез – Баулы шәһәре шагыйре, тәрҗемәчесе, җырчы, җырлар авторы, “Хезмәткә дан” редакциясенең баш мөхәррире, режиссер Сәгыйть Мияссәр улы Әхмәтҗанов белән иҗади очрашу оештырылды.

      Сәгыйть Әхмәтҗанов үзе белән якыннан таныштырганнан соң, туганнары – шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты - Илдус Әхмәтҗанов турындагы мәгълүматлар  белән уртаклашты. Рәшит Әхмәтҗановның “Сандугач керде күңелгә” исемле шигыренә җавап итеп язылган шигырен кунакларга тәкъдим итте. Ә аны үзенең кабатланмас моңлы тавышы белән Эдуард Гафиятуллин башкарды.

Сәгыйть Әхмәтҗановның  әнисенең 90 яшьлек юбилеена багышлап язган шигырен укуы тамашачылар күңелендәге иң нечкә кылларга кагылып үтте. Үзенең иҗаты белән таныштыру “Рәссам”, “Яшьлекне сагыну” кебек шигырьләрен, Халидә Гыйләҗева әсәрләренең тәрҗемә эшләре, “Таяк”, ”Тәхет” нәсерләрен башкару белән дәвам итте.  Владимир Высоцкийның “Дус турында  җыр” шигырен көйләп укуы шагыйрьнең җырчы булуын да исбатлады. Шагыйрьнең иҗаты белән таныштыру аның һәрбер язган әсәренең язылу тарихын бәян итү белән үрелеп барды. Танылган композиторыбыз Ганс Сәйфуллин  белән иҗат иткән “Баулым”, “Күмерләр” җырлары тарихы, аеруча, кызыклы булды.

     Баулы татар халык театры Шәриф Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” пьесасы буенча эшләнгән спектакле белән Оренбург шәһәренең М. Фәйзи исемендәге татар дәүләт драма театры сәхнәсендә чыгыш ясаган. Тулы аншлаг шартларында ырымбурлылар спектакльне бик яратып кабул иткәннәр. Сәгыйть Әхмәтҗанов әлеге спектакльдә актёр буларак катнаша. Алай гына да түгел, аның режиссеры да икән. Шулай итеп, ул безне үзенең бу өлкәдәге эшчәнлеге белән дә җәлеп итте.

Шәһәребезнең мәдәният үзәге директоры Флера Шәрипова белән Сәгыйть Әхмәтҗанов арасындагы әңгәмә кунаклар күңеленә хуш килде.

Очрашу азагында, килгән кунаклар шагыйрьгә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, шәһәребезнең талантлы шәхесләре – Сәгыйдә апа Гыймаева, Әлфия Нурмөхәммәтова хөрмәтле кунагыбызга үзләренең иҗат җимешләрен бүләк иттеләр: шигырь сөйләделәр, моңлы җырлар башкардылар.

   Сәгыйть Әхмәтҗанов шәһәребезнең шагыйрьләре, аларның иҗатлары белән кызыксынды, Баулыда чыга торган “Хезмәткә дан” газетасында бастыру өчен шигырьләрен җибәрүне үтенде. Шулай итеп, ике шәһәр арасында иҗади күпер салынды.

 

Рәмилә ШӘКҮРОВА

Эльвина БӘХТИЯРОВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса