Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Йөрәктән агылган юллар”

Кояшлы якшәмбе көнендә Халыклар дуслыгы китапханәсе хезмәткәрләре үз укучылары өчен ТАССРның, “Бугульминская газета”ның һәм үзәк китапханәнең 100 еллыкларына багышланган “Йөрәктән агылган юллар” дип исемләнгән “Сөмбел”, “Сагынырсың, мин булмам”, “Көтеп узган гомер”, “Синсез килгән язлар”, “Язмыш сынавы”, “Бәхеткә юл кайдан?” китаплары белән дан казанган талантлы, халыкчан язучы Зифа Кадыйрова белән чираттагы иҗади очрашу оештырдылар.

Чараның беренче минутларыннан ук залда җылы, дустанә атмосфера урнашты, аны Эдуард Гафиятуллинның матур тавышы бизәде. Зифа Әбделвәлиевна кунакларның күпсанлы сорауларына бик теләп җавап бирде, ә сораулар төрле иде. Кемнедер язучының шәхси тормышы, кемнедер аның китап геройлары прототипларының киләчәк язмышы кызыксындырды, ә кемдер яраткан авторының иҗади планнары белән кызыксынды. 

     Чара ахырында алып баручы кунаклар өчен “Бәхет тәме” дигән сорау-җавап әзерләде, анда аның яраткан китаплары, авторлары, аш-су, мавыгулары турында сораулар җыелган иде. Зифа ханым аларның һәркайсына юмор белән җавап бирде. Кичә автограф алу һәм фотосессияләр белән тәмамланды. Укучылар әле бик озак яраткан авторыннан аерыла алмадылар, аңа сәламәтлек, иҗади уңышлар, рәхмәтле укучылар теләделәр һәм мондый очрашуларга ешрак килүен үтенделәр.

 

Айсылу НУРЕТДИНОВА, Халыклар дуслыгы китапханәсенең баш китапханәчесе

Китапханә мөдире Лилия РЕЗАТДИНОВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса