Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Яңа елда - яңа җыр!

Көтеп алган Яңа ел бәйрәмнәре дә гөрләп, җырлап узып китте. Хәйран озакка китте бәйрәмнәр. Дуслар, туганнар белән дә күрештек, табын артында утырып, артыгын ашап-эчеп, ким дигәндә, бер-ике килога артып, инде ял итүдән гарык булып, 2015 елның хезмәт графигына керештек. ...Тә-ә-әк, бер шагыйрь әйтмешли: "Илдә ниләр бар икән, томан микән, кар...

Көтеп алган Яңа ел бәйрәмнәре дә гөрләп, җырлап узып китте. Хәйран озакка китте бәйрәмнәр. Дуслар, туганнар белән дә күрештек, табын артында утырып, артыгын ашап-эчеп, ким дигәндә, бер-ике килога артып, инде ял итүдән гарык булып, 2015 елның хезмәт графигына керештек.

...Тә-ә-әк, бер шагыйрь әйтмешли: "Илдә ниләр бар икән, томан микән, кар микән?" Әһә! Татар мәдәният үзәге каршындагы игъланнарга күз атып китик әле. Менә монысында 3 гыйнвар көнне "Яңа елда - яңа җыр" дигән кәнсирт була дип язганнар. Янәшәсендә - Мәүлид бәйрәменә чакыру, сәгать 10да дигәннәр. Җәмәгать, өйдә май җыеп ятканчы дип, бу чараларның икесенә дә бардым һәм бик тә канәгать калдым. "Яңа елда - яңа җыр" дип аталган кәнсирт - җырлыбиюле театрлаштырылган тамаша булып чыкты. Афәрин, Казан әртисләрең бер читтә торсын! Күрче, күпме талантларыбыз бар икән бит безнең: Эдуард Гафиятуллин (Кыш бабай), Регина Кәлимуллина (Кар кызы), Фәния Сухова (Кәҗәбикә-елбикә), Флюра Шәрипова (Убырлы) дисеңме, барысы да булдыра. Уйнап та карыйлар инде! Ә менә программа барышында күңелләргә иң хуш килгәне Нәҗип Килдеяров җитәкчелегендәге гармунчылар ансамбле чыгышы булды! Бишәүләшеп сәхнәне тутырып уйнадылар милли көйләребезне. Ул гармуннары, ул буй-сыннары! Кәтт-ә-ә! Күңелләр кытыкланып, күзләр яшьләнеп утырды аларны тыңлаганда. Ә биюче япь-яшь кыз балаларыбыз бик оста итеп татарча биюләре белән сөендерделәр үзебезне. Яңа җитәкчеләре Светлана Гусарова апалары шулай оста биергә өйрәтә икән. Афәрин! Афәрин! Айгөл Минһаҗева (бию), Гөлгенә Авзалова (җыр) һәм Линар Дәүләтшин (җыр) әлеге концертның бизәкләре булды. Линар дигән яшь егетебез (рәсемдә) Баулыдан безне сагынып, безне күрәсе килеп килгән икән. Менә бит, җәмәгать! Искиткеч булды кичә! Куллар чаба-чаба арып беттек. Күңелле булды, күңелләр тулды. Ә икенче көнне мин иртән-иртүк тагын Татар мәдәният үзәгенә теркелдәдем. Ә кәк же, алдан килгән урын өчен диләр бит. Мәүлид бәйрәменнән дә бик хозурланып, җаныма дәва, өмет, ышаныч җыеп кайттым. Рәхмәт яусын Татар мәдәният үзәге коллективына. Әйе, үзебезнекеләр үзебез өчен тырыша. Рәхмәтле Бөгелмә тамашачысыннан сезгә иң изге теләкләребез: яңа үрләр, яңа уңышлар юлдаш булсын барчагызга Яңа елда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса