Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Тормыш һәм рольләр”

Владимир Зельдинның тууына 105 ел тулу уңаеннан, үзәк китапханәнең “Ветеран” клубында “Тормыш һәм рольләр” дип исемләнгән ретро – кичә узды.

Өлкән буын аны Свинарка и пастух фильмында һәм “Человек из Ламанчи спектакле буенча, Дон Кихотны уйнаган роле буенча хәтерли һәм ярата. Яшьрәк тамашачыларга Ул яшь тамашачыга Агата Кристиның әсәре буенча төшерелгән “Десять негритят” фильмыннан үтерүче судья роле буенча билгеле.

Владимир Зельдин соңгы көннәргә кадәр иҗади яшьлеген саклап калган һәм хәтта планетаның иң борынгы актеры буларак Гиннесның рекордлар китабына кертелгән. Зельдин күп санлы ил, халыкара премияләргә ия булды һәм Ватан алдындагы казанышлары өченорденының тулы кавалеры булды. Әмма аның өчен төп бүләк һәрвакыт тамашачыларның мәхәббәте булды.

Ветеран клубында катнашучыларга алып баручылар Владимир Зельдин гомер буе саклаган озын гомерле булу серләре турында сөйләделәр, алар: никотинга – юк, үзеңне тыныч тоту, вакытында эшләү, ял итү, аз ашау, сәламәтлеккә җәяү һ. б.

Ольга КАРПОВА,

әйдәп баручы китапханәче

Анна КУДРЯШОВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса