Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Татар киносы атналыгы» программасы билгеле

Соңгы ике елда Татарстан режиссерлары төшергән фильмнарны 23-31 августта «Мир» кинотеатрында күрсәтәләр

Казанда 23-31 августта Республика көненә багышланган «Татар киносы атналыгы» узачак. Соңгы ике елда Татарстан режиссерлары төшергән фильмнарны тамашачылар «Мир» кинотеатрында  күрәчәк. 23 августта ачу тантанасы Аксенов скверында була, кинотеатрда Салават Юзеевның «Шиһаб хәзрәт» документаль фильмы белән ачыла.  Бу  турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

24 августта Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскәровның Туфан Миңнуллин әсәре буенча «Мулла» фильмы тәкъдим ителәчәк. Тамашачылар соравы буенча фильм рус теленә тәрҗемә ителгән һәм «Татаркино» ярдәмендә тавыш яздырылган. Картинаны Россия, Мисыр, Италия, Финляндия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан тамашачылары яхшы кабул итте. Фильм берничә әһәмиятле кинобүләккә лаек булды.

25 августта балалар өчен «И в шутку, и всерьез» юмористик кыска метражлы телесериал күрсәтелә. Шул ук көнне тамашачыларны Алексей Барыкинның «Водяная» - Россия прокатына чыккан Татарстан фильмы була. 26 августта Фәрит Дәүләтшинның Рабит Батулланың «Гафу ит, әнием» пьесасы буенча төшерелгән «Инсаф» фильмы күрсәтеләчәк.

 

27 августта кыска метражлы фильмнар күрсәтү башлана. Тамашачы XV Казан кинофестивале вакытында премьерасы булган «Остазбикә» (режиссеры Ренат Кәримов-Сайга) фильмын күрәчәк. Моннан тыш, Казан халыкара мөселман кинофестиваленең тагын бер катнашучысы – Нәсүр Юрушбаев һәм Әмир Галиәскәровның «Отчий дом» актуаль драмасының куелышы көтелә.

28 августта эстафетаны Әмир Галиәскәровның яшәү һәм үлем мәсьәләсендә катлаулы кеше сайлавы турындагы «Волчий яр» фильмы дәвам итәчәк. Рафил Галимуллин һәм Марсель Мәхмүтовның гади авыл малае һәм чын ирләр дуслыгы турындагы «Җиде малай» татар комедиясе күрсәтеләчәк.

29 августта тамашачылар Илдар Ягъфәровның «Байгал» фильмын күрәчәк. 30 августта Светлана Серованың «LaPrimavera» фильмы тәкъдим ителәчәк. Илшат Рәхимбайның Гөлзада Сафиуллина турындагы «Сложный узор» дигән кыска метражлы документаль фильмын бәяләү мөмкинлеге булачак. «Татарстан киносы атнасы» Илшат Рәхимбайның «Әпипә» музыкаль комедиясе премьерасы белән тәмамлана. 

 

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса