"Татар-информ” агентлыгына "Белем җәүһәрләре-2019” Гран-прие тапшырылды
"Татар-информ" агентлыгына, шулай ук, Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның Рәхмәт хаты тапшырылды.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы X Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре-2019” файдалы татар интернет-проектлары бәйгесендә Гран-прига лаек булды. Бу минутларда Идел буе физик культура һәм спорт академиясендә "Белем җәүһәрләре” һәм "Әдәби марафон" IX Дөньякүләм китап укучылар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы бара.
"Белем.ру" оешмасы директоры, "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган җәмгыятенең башкаручы директоры, “Белем җәүһәрләре” бәйгесенең оештыру комитеты рәисе Раил Гатауллин "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә беренче урын алган һәм өч ел дәвамында үсешкә ирешкән сайтларга Гран-при тапшырылачагын әйткән иде.
"Әгәр сайт ныгый, кулланучылар саны, сыйфаты арта, дизайны яхшыра икән, яңадан чакырып, Гран-при тапшырабыз. Өч ел элек бәйгедә алты-җиде беренче урын алучы бар иде. “Татар-информ” да шулар арасында иде. “Татар-информ”ның быел Гран-при алу ихтималы бар”, - дигән иде Раил Гатауллин.
2016 елда “Татар-информ” .tatarдоменында иң файдалы һәм популяр интернет-проект номинациясендә җиңү яулаган иде.
"Татар-информ" агентлыгына, шулай ук, Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның Рәхмәт хаты тапшырылды. "Бүгенге заман кешесенең тормышы Интернет белән тыгыз бәйләнгән, шунлыктан туган телдә сыйфатлы контент булдыру аеруча мөһим. Сез бу өлкәдә зур белем һәм тәҗрибә тупладыгыз", - дигән сүзләр бар анда.
- Быел “Белем җәүһәрләре” бәйгесенең юбилей елы. Барлыгы 500 дән артык сайт катнашкан. Быел 176 гариза килгән булган.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/15/196997/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа