Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Татар Димскәендә – матур тамаша

Татар Димскәе авылы мәдәният йортында Галимҗан Гыйльмановның “Убырлы карчык – әбием” дип исемләнгән алты күренештән торган драматик әкият-тамаша күрсәтелде.

Төп рольләрне мәктәп укучылары башкарды. Катнашучылар: Нәзир (Фидаил Зарипов), Ана (Эльвина Вәлиәхмәтова), Убырлы карчык (Рәзинә Вәлиәхмәтова), Сәрби әби (Ләйлә Фәйзуллина), Айсылу (Азалия Романова) . Яшь артистларның күбесе сәхнәгә тәүге тапкыр аяк басты, шулай булуга карамастан, алар үз рольләрен зур осталык белән уйнадылар. Спектакльне сәхнәгә режиссёр Рәзинә Вәлиәхмәтова куйды.

Вакыйга борынгы заманнарда бара. Нәзирнең анасы кинәт авырып китә. Анасының хәле начарая башлагач, Сәрби әби Нәзиргә тылсымлы урман турында сөйли. Борын-борыннан урман үзенең файдалы үләннәре белән дан тоткан. Анда гына әнисен дәвалаучы үләнне табып була. Нәзир бу урманда Убырлы карчык һәм кайчандыр урманда югалган кыз – Айсылу белән таныша. Убырлы карчык егетне башта ашарга җыена, әмма соңыннан яхшыга әйләнә. Иң мөһиме, Убырлы карчык беркайчан да бу үләннәрне бушлай бирмәгән. Күп очракта җан белән түләнелгән. Нәзир дә бу алыш-бирешкә ризалаша, үз анасының сәламәтлеге өчен җанын бирергә әзер була.

Ахыр чиктә Убырлы карчык бөек бала мәхәббәте өчен үз җанын биреп, Нәзир белән анасын исән калдыра.

Тамаша искиткеч матур уйналды. Авылдашларның күбесенең күңеленә үтеп кереп, күз яшьләрен чыгарды.

“Ана яхшылыгын авырсаң белерсең” дигән татар халык мәкале бар. Бу тамашада исә, киресенчә, бала мәхәббәте, ана белән мөнәсәбәтләре күзалланды. Хәтта сихерләнгән үлән урынына мәхәббәт дәвалады.

Килгән барлык тамашачыларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез!

Зәринә Хәйбуллина, Татар Димскәе авылы мәдәният йорты мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса