Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Татар Димскәе мәдәният йортында 28 ноябрь көнне, газиз әниләребезгә багышлап, “Ана күңеле” дип исемләнгән концерт үтте

Әни – җирдә иң газиз, иң якын кеше, чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп, бишектә тибрәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелеңә сеңдергән. Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкин түгел.

Чарага да авылыбызның әниләре, җирлек кунаклары җыелган иде. Газиз затларыбызны авылыбыз үзешчәннәре матур, кызыклы, эчтәлекле номерлары белән шатландырды. Җырчыларыбыз Зөлфия Закирова, Нәсимә Шәйхуллина, Минира Ишмиева, Зәринә Хәйбуллина, Рәзинә Вәлиәхмәтова, яшь талантларыбыз Роман Журавлев, Оксана Романова залдагыларны матур жырлары белән таң калдырды. Биюче кызларыбыз Лилия Нәгыймова, Азалия Романова да беркемне дә битараф калдырмады. Авылыбыз кунагы, җырчы Әлфия Нурмөхәммәтова, “Сандугач керде күңелгә” хоры да тамашачының күңеленә хуш килде. Ә инде “Киленне әни белән таныштыру” скетчы чараның иң күңелле, кызыклы мизгеле булгандыр. Анда катнашучы үзешчән артистлар Рафаэль Шәйхуллин, Рунар Әхмәтов, Рәзинә Вәлиәхмәтова тулысы белән рольгә кереп, скетчны югары дәрәҗәдә халыкка җиткерделәр. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, шактый еллар мәдәният өлкәсендә көч куйган Илгизә Миңнекәева концертны үзенең баянында көйләр уйнап ямьләндереп, җырландырып торды.

Үткәргән чарага нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә, бәйрәм концерты әниләребезнең күңеленә хуш килде.

Зәринә Хәйбуллина, мәдәният йорты мөдире

Рәзинә Вәлиәхмәтова, режиссёр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса