Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Татар Димскәе мәдәният йортында кич утыру узды

Бу чара татар халык җырларының төрләре һәм әһәмияте, үзенчәлекләре белән таныштыру, уен аша татар халык җырларына мәхәббәт һәм ихтирам хисләре уяту максатында оештырылды.

Кичәбезне Илгизә Миңнекәева Г. Тукайның "Туган тел" көен баянда уйнап ачып җибәрде. Алып баручылар: авыл китапханәчесе Зелера Камалиева һәм мәдәният йортыбызның сәнгать җитәкчесе Гөлнара Рәхимова татар халык җырларының төрләре белән таныштырдылар. Озын җырлар, кыска җырлар, уен җырлары, такмаклар, төрле төбәкләргә багышланган җырлар, бишек җырлары җырланды, бәетләр, мөнәҗәтләр укылды. Бигрәк тә өлкән яшьтәге Назыйма апа Әхмәтҗанованың җырлавы һәм мөнәҗәт әйтүе һәрберебезнең күңеленә хуш килде. Минира Ишмиеваның көйләп мөнәҗәт укуы, Римма Низамова, Нәсимә Шәйхуллина, Фәндилә Нәбиуллинаның моңлы итеп җырлаулары кичәбезне тагын да ямьләндереп җибәрде. Чын-чынлап ял итеп, кичә барышында түгәрәк уеннары уйнадык, биедек, такмаклар әйттек, һәркем үзенең осталыгын күрсәтте. Менә шулай күңелле узды Татар Димскәендә кич утыру. Чараны матур оештырып, күркәм итеп уздыруга мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл китапханәчесе зур көч куйганнар, аларга аерым рәхмәт әйтәсе килә. Киләчәктә дә шундый очрашулар оештырылсын иде дигән теләктә калабыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса