Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тарихи портрет “Тарихчы- якташыбыз һәм мәгърифәтче П. И. Рычков”

24 октябрь көнне Бөгелмә филиалы хезмәткәрләре “Җирлекара үзәк китапханә” МБУнең үзәк китапханәсе коллективы белән берлектә “Тарихчы – якташыбыз һәм мәгърифәтче П.И. Рычков” дип исемләнгән чара оештырдылар.

Тарихи портрет чарасы башында филиал мөдире кунаклар белән таныштырды һәм туган якны өйрәнү буенча шәһәр китапханәләре хезмәткәрләре башкара торган эзләнүләр, аерым алганда, Халыклар дуслыгы китапханәсе тарафыннан эшләнгән туган якны өйрәнү әлифбасы һәм, әлбәттә инде, Петр Иванович Рычковның фәнни-тикшеренү хезмәтләре турында сөйләде. Аннары очрашу кунаклары якташыбыз тормышы һәм эшчәнлегендәге кызыклы фактлар белән таныштылар. “Петр Иванович Рычков – Ломоносовның көрәштәше” китап күргәзмәсе һәм “Игры вруг улья” викторинасы чараның тагын бер өстәмәсе булды. Анда барлык катнашучылар да актив булдылар һәм әлеге кичәдән бик күп уңай хисләр алдылар

Айсылу НУРЕТДИНОВА,

Китапханә мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса