Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тарихи 900 көн

Гыйнвар ахырында Россия Федерациясендә Россиянең Хәрби дан көне – Ленинград шәһәрендә блокада өзелгән көн билгеләп үтелә.

Кече Бөгелмә авыл китапханәсендә әлеге тарихи датага 76 ел тулу уңаеннан “900 Каһарманлык көне” дигән китап күргәзмәсе ачылды. Анда А. Адамович, О. Бергольц, А. Ахматова, Д. Гранинның ул дәһшәтле елларның вакыйгалары, шәһәрне саклаучылар, Ленинград халкының ныклыгы, фаҗигасе, Яшәү юлы турында сөйли торган әсәрләре һәм шул коточкыч көннәрне кичереп тә исән калган шаһитләрнең истәлекләре язылган китаплар урын алган.   

Әлеге күргәзмә илебезнең үткәннәре, хәрбиләр тарихы һәм ул авыр  чорлар турында күбрәк белергә, шәһәрне яклап һәлак булганнар һәм шәһәрнең азат ителүен күрү бәхетенә ирешә алмыйча, гомерләре өзелгәннәрне искә алырга теләүчеләр өчен бик файдалы, мәгълүматлы һәм кызыксынырлык итеп төзелгән. Күргәзмә һәм анда тәкъдим ителә торган материал яшь буында үз Ватаныбыз һәм совет халкының Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары белән горурлану хисләре тәрбияли. 

Людмила ПИЛЕВИЧ, китапханәче 

 Автор фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса