Табышмаклы, җырлы очрашу
Халыклар дуслыгы китапханәсенең ямьле уку-тамаша залында, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлегенең Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге белән бергә оештырылган проект кысаларында, Әлмәт язучылар оешмасы әдибә-шагыйрәләренең Бөгелмә әдәбият сөючеләре белән очрашуы булып узды.
Очрашуга әзерлек барышында китапханә хезмәткәрләре актуаль темага багышланган берничә кызыклы күргәзмә дә әзерләгәннәр иде, шуларның берсе очрашуда катнаша торган кунакларның китапларыннан булса, тагын берсе, булачак сайлауларга багышланып, республикабыздагы сәяси тормышны яктырткан әдәбиятны туплаганы да бар иде.
Язучылар белән якыннан аралашуны бөгелмәлеләр тансыклаган булып чыкты: зал шыгрым тулы иде, барлыгы 80нән артык кеше катнашты. Очрашуны район башкарма комитеты башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвера Резванова ачып җибәрде. Аннары сүз кунакларга бирелде.
Шагыйрә Миңзифа Әхмәтшина үзенең тәрҗемәи хәле һәм иҗат юлы турында сөйләде, үзенең ТАССР Югары Советы депутаты булып сайланган, эшләгән вакытларына тукталды, сайлаучыларның сайлада активлык күрсәтүенең бик мөһим булуына басым ясады. Тамашачылар Миңзифа ханымның матур шигырьләр, яраткан җырчыларыбыз башкара торган популяр җырлар авторы икәнен белеп тә бик гаҗәпләделәр-сокландылар.
Балалар өчен бик күп хикәяләр, әкиятләр иҗат иткән прозаик Лилия Фәрхетдинова үз вакытында Бөгелмә педагогия училищесын тәмамлаган булып чыкты. Биредә ул үзенең яраткан укытучысы, остазы Фирая ханым Каюмова белән очрашуга бик тә шат булды. Сүз уңаеннан, җирле шагыйрәбез Фирая ханым да очрашуда үзенең шигырен укыды.
Шулай ук балалар өчен язучы шагыйрә, күп китаплар авторы Ризидә Фәрхетдинова табышмак-шигырьләре белән тамашачыларны тәмам әсир итте. Алай гына да түгел, залдагы өлкән яшьтәгеләрне балачак иленә сәяхәткә алып барып та кайтты әле ул: аның шигырь-табышмакларын хор белән дәвам иттеләр, күмәкләп җавап кайтардылар, рәхәтләнеп бәхәсләштеләр һәм әлеге могҗиза-тамашаның тагын-тагын дәвам итүен таләп иттеләр. Бу урында 2нче “Батыр” балалар бакчасыннан килгән нәниләрнең чыгышы нур өстенә нур булды.
Аннары очрашуны алып баручы “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге башкарма секретаре, Бөгелмә муниципаль районы Советы депутаты Әнвәр Әхмәдиевка сүз бирде. Ул кунакларны һәм тамашачыларны әлеге күңелле очррашу уңаенннан тәбрик итеп, күпләрнең, ихтимал, тирә-юньдә, янәшәбездә генә туган телебездә иҗат итүче күпме талантлы кешеләр яшәвен күз алдына да китермичә гамьсез яшәве турында әйтеп узды, мондый очрашуларның гаҗәеп ачыш ясарга мөмкинлек бирүен әйтеп узды, шулай ук сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда актив катнашырга өндәде.
Яраткан җырчыбыз, шулай ук Бөгелмә педагогия училищесын тәмамилаган Эдуард Гафиятуллин башкаруында яңгыраган җырлар әлеге очрашуны чын бәйрәмгә әйләндерде.
Табышмаклы-җырлы әдәби кичәне бик ягымлы һәм мавыктыргыч итеп үз эшенең фанаты, югары профессиональ белгеч, баш китапханәче Айсылу Нуретдинова алып барды.
Ләйсән ИЗОТОВА
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа