Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

“Шəһризадəнең могҗизалы бер төне”

Бөгелмə Татар мəдəният үзəгендə Камил Нарчаев җитəкчелегендəге "Бəллүр" яшьлəр эстрада коллективы, 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненə багышлап, гүзəл затларга үзлəренең иҗат җимешлəрен бүлəк итеп, бик күркəм, үзенчəлекле чара уздырды - көнчыгыш əкиятлəре циклы "Мең дə бер кичə" мотивлары буенча Шəһризадəнең могҗизалы бер төне" дип исемлəнгəн мюзикл күрсəтте. Зур зəвык...

Бөгелмə Татар мəдəният үзəгендə Камил Нарчаев җитəкчелегендəге "Бəллүр" яшьлəр эстрада коллективы, 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненə багышлап, гүзəл затларга үзлəренең иҗат җимешлəрен бүлəк итеп, бик күркəм, үзенчəлекле чара уздырды - көнчыгыш əкиятлəре циклы "Мең дə бер кичə" мотивлары буенча Шəһризадəнең могҗизалы бер төне" дип исемлəнгəн мюзикл күрсəтте. Зур зəвык белəн эшлəнгəн декорация, ачык төстəге костюмнар, искиткеч көнчыгыш биюлəре… һəм үзешчəн артистларның осталыгы тамашачыны тəмам əсир итте. Бөгелмəлəр "Бəллүр" коллективының яңа иҗатын, "Васанта" бию ансамбле (җитəкчесе - Светлана Гусарова) чыгышларын бик җылы кабул итеп, көчле алкышларга күмделəр.

Əлфия МОСТАФИНА əзерлəде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса