Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Рөстәм Миңнеханов театр әһелләренә бүләкләр тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә Театр елы тәмамлану уңаеннан Казан Кремлендә театр эшлеклеләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

- Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә билгеләнгән Театр елында илебездәге милли театрларны үстерүгә игътибар бирелде. Татарстанда 15 дәүләт һәм 3 муниципаль театр эшли. Гастрольләр гөрләде, безнең театрлар Казахстанда, Һиндстанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта чыгыш ясады, шулай ук Грозныйда һәм Санкт-Петербургта узган фестивальләрдә катнашты. Республикабызда театр сәнгате үссен, иҗат уңышлары телим сезгә! - дип әйтеп үтте үзенең котлау сүзендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Котлау сүзләрен танылган режиссер Федор Бондарчук та ирештерде.

- Республикабызда Театр елының Әтнә театрында игълан ителүе театрыбыз елъязмасына кереп калды. Ел саен 140 спектакль куябыз. Дагстанда һәм Финляндиядә дә гострольдә булдык, - ди Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин.

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, үзеннән бигрәк, артистлары өчен шатлана.
- Безнең өчен һәр ел – Театр елы. Артистларыбыз Илнур Закиров белән Эмиль Талиповның иҗат уңышына сөенәм, - ди Фәрит Бикчәнтәев.

Артистлар исеменнән чыгыш ясаган Эмиль Талипов республика Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте.

- Театр татар халкыннан аерылгысыз, татар театрдан аерылгысыз. Театр телебезне яшәтә һәм саклый. Театр заллары тамашачылар белән тулып торсын, халкыбызга, Россиягә тугъры хезмәт итәргә язсын, - диде Эмиль Талипов үзенең рәхмәт сүзендә.

Татарстан Республикасында да бу ел - Театр елы. Шушы вакыйга республика шәһәрләре артистлары һәм авыллар үзешчәннәре өчен сөенечле хәбәр булды. Республикада Театр елы шигарендә “Ремесло”, “Нәүрүз”, Нуриев, Качалов, Шаляпин фестивальләре үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса