Республикада этнографик һәм мәдәни-танып белү туризмы үсеш ала
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов туристларга Казанны "биеклектән", шәһәр түбәләреннән күрсәтергә тәкъдим итте. Бу хакта ул ТР Президенты каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советының видеоконференция режимында узган утырышында әйтте. Утырыш этнографик һәм мәдәни-танып белү туризмын үстерү мәсьәләләренә багышланган иде. Анда ТР Президенты киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит...
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов туристларга Казанны "биеклектән", шәһәр түбәләреннән күрсәтергә тәкъдим итте. Бу хакта ул ТР Президенты каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советының видеоконференция режимында узган утырышында әйтте. Утырыш этнографик һәм мәдәни-танып белү туризмын үстерү мәсьәләләренә багышланган иде. Анда ТР Президенты киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Татарстан Президенты искәрткәнчә, узган ел республикага туристлар агымы 2,7 миллионнан артып киткән. Шул рәвешле, 5 елда үсеш 70 процент тәшкил итә. "Бу күрсәткеч Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар крае, Кырым һәм Мәскәү өлкәсе кебек туристлык үзәкләренең үсеш темплары белән чагыштырырлык", -- диде ул бу уңайдан.
Татарстан 17 төбәк исәбендә Болгар һәм Свияжск туристлык-рекрацион базалары булдыру буенча "РФ Эчке һәм күчмә туризмны үстерү" федераль максатчан программасына кертелгән. Программа нигезендә, 2018 ел ахырына кадәр 250гә якын өстәмә эш урыннары булдыру, туристлар агымын елга 900 мең кешегә кадәр арттыру планлаштырыла.
"Этнотуризм традицион хуҗалык икътисадын саклау һәм үстерүгә уңай йогынты ясарга, кече шәһәрләр һәм аерым муниципаль берәмлекләрнең ныклы үсеш факторы булырга мөмкин, -- ди Рөстәм Миңнеханов. - Республикада кулланылмаган резервлар күп: бай фольклор, музыка, декоратив-гамәли сәнгать, милли ризыклар. Төбәкнең агрокультурасы белән кызыксынучы туристларны безнең авыл хуҗалыгының уникальлеге, туклану продуктларының экологик яктан чиста булуы җәлеп итәргә мөмкин".
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа