Нәрсә? Кайда? Кайчан? 29–31 августта булачак мәдәни чаралар
29–31 августта булачак мәдәни чаралар
Татар мәдәният үзәгендә
Атна дәвамында – “Сәяхәт юлларында”. Рәссам Ф. Газизуллин картиналарыннан күргәзмә эшли.
29 августта – “Алар – безнең горурлыгыбыз”. Шәһәр һәм районыбызның лаеклы хезмәт ветераннарын хөрмәтләү кичәсе. 16 сәгатьтә башлана.
Я. Гашек музеенда
Атна дәвамында – “Бөгелмә балаларының балачак төсләре”. “Укучылар сарае” рәсем студиясендә шөгыльләнүче балалар рәсемнәреннән күргәзмә.
Туган якны өйрәнү музеенда
Атна дәвамында – “Бөгелмәнең киләчәге: 2035 ел”. “Яшь архитекторлар” мәктәбе укучыларының хезмәтләреннән күргәзмә.
Атна дәвамында – “Музей дулкыннарында”. Радио фондлары күргәзмәсе.
Атна дәвамында – “Совет балаларының курчаклары”. Күргәзмә.
Үзәк балалар китапханәсендә
29 августта көн дәвамында – “Опасно быть у дурмана во власти”. Слайд-әңгәмә.
2нче китапханәдә
29 августта – “Могҗиза балкышы” – ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган күргәзмә. 14 сәгатьтә ачыла.
Ленин урамындагы ял һәм мәдәният паркында
30 августта – бәйрәм-күңел ачу программасы (“ИНТЕР” автоүзәге үткәрә). Сәгать 10да башлана.
30 августта – “Шәһәрдәшләр көндәлеге” бәйрәм программасы. 13 сәгатьтә башлана.
“Лекторий” мәйданчыгында (су буенда)
30 августта – “Туган көнең белән, шәһәрем!”: балалар коллективлапры катнашында концерт, “Туган як буйлап сәяхәт” уен-квест, “Чәчәк ат, Татарстаным!” мастер-класслары, “Онытылган балачак уеннары”н искә төшерү. Сәгать 10да башлана.
Кызыл Армия урамындагы ял һәм мәдәният паркында
30 августта – Балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары ның бәйрәм концерты. Сәгать 11дә башлана.
Яшьләр сарае каршындагы мәйданда
30 августта – Яшьләр сарае иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерты. 14 сәгатьтә башлана.
Я. Гашек урамындагы җәяүлеләр зонасында
30 августта – “Шәһәр һәм без”. Тематик чара. 14 сәгатьтә башлана.
31 августта – шәһәрнең мәдәни мохите
Техника йорты каршындагы мәйданда
– “Безнең урамнарда тарих яши” – уен-сәяхәт: викторина, мастер-класслар һ.б. (Я. Гашек һәм Туган якны өйрәнү музейлары оештыра). Сәгать 10да башлана.
– “Алтын Барс” милли музыкаль премия лауреаты Булат Җиһаншин концерты (Казан). 17 сәгатьтә башлана.
Ленин урамындагы ял һәм мәдәният паркында
– “Поролон шоу” – балалар өчен уен программасы. 17 сәгатьтә башлана.
– “Карта-пазл” интерактив мәйданчыгы һәм “Бөгелмә – без ул!” селфи-квесты. 18 сәгатьтә башлана.
Кызыл Армия урамындагы ял һәм мәдәният паркында
– “АБВГДейка” викторинасы (Кәсепчеләр йорты үткәрә). 17 сәгатьтә башлана.
– “Мин сине яратам, Татарстаным!” – балалар өчен уеннар белән тематик чара. 18 сәгатьтә башлана.
– “Айсылу” – татар кинематорграфистлары төшергән нәфис фильм, русча субтитрлар белән. 19 сәгатьтә башлана.
– Яктылык һәм ут могҗиза-тамашасы. 20 сәгать 20 минутта башлана.
Я. Гашек урамындагы җәяүлеләр зонасында
– “Гаилә + Мин” акциясе. Гаилә китапханәсе оештыра. 18 сәгатьтә башлана.
Яшьләр сараенда
- “Яшьләр сарае” реконструкциядән соң ачылу тантанасы. Чакырылган кунак ТНТ каналында “Песни” проекты катнашучысы - Хабиб. 17 сәгать 30 минутта башлана.
БМР башкарма комитеты мәдәният бүлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа