Нәрсә? Кайда? Кайчан? 26 – 28 августта булачак мәдәни чаралар
26 – 28 августта булачак мәдәни чаралар
Татар мәдәният үзәгендә
Атна дәвамында – “Сәяхәт юлларында”. Рәссам Ф. Газизуллин картиналарыннан күргәзмә эшли.
28 августта – “Королева бензоколонки”. Нәфис фильм. 14 сәгатьтә башлана.
Я. Гашек музеенда
Атна дәвамында – “Бөгелмә балаларының балачак төсләре”. “Укучылар сарае” рәсем студиясендә шөгыльләнүче балалар рәсемнәреннән күргәзмә.
Туган якны өйрәнү музеенда
Атна дәвамында – “Бөгелмәнең киләчәге: 2035 ел”. “Яшь архитекторлар” мәктәбе укучыларының хезмәтләреннән күргәзмә.
Атна дәвамында – “Музей дулкыннарында”. Радио фондлары күргәзмәсе.
Атна дәвамында – “Совет балаларының курчаклары”. Күргәзмә.
27 августта – “Мавыктыргыч кино дөньясы”. Музей чарасы. Сәгать 10да башлана.
Үзәк балалар китапханәсендә
28 августта – “Узганнарга күз сал”. Әдәби уен-сәяхәт. Сәгать 10да башлана.
2нче китапханәдә
28 августта көн дәвамында – “Террорчылыкка – юк!” – күргәзмә-набат.
5нче китапханәдә
26 августтан 9 сентябрьгә кадәр – “Шәһәребез – балалар күзлегеннән” фотокүргәзмәсе эшли.
27 августта көн дәвамында – “Шәһәр китабын актарганда”. Күргәзмә-күзәтү.
Халыклар дуслыгы китапханәсендә
26 августта – “Бөтен йөрәгем белән мин синдә, туган ягым!”. Видео-күзәтү. Сәгать 10да башлана.
Гаилә китапханәсендә
27 августта – “Белмәмеш чакыра!”. Мавыктыргыч китап укулар. Сәгать 10да башлана.
Я. Гашек урамындагы җәяүлеләр зонасында
28 августта – “Туган якның серле сукмаклары буйлап”. Мәгълүмат сәгате. Гаилә китапханәсе хезмәткәрләре оештыра. Сәгать 10да башлана.
БМР башкарма комитеты мәдәният бүлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа