Җыр калдырыйк җирдә, нур калдырыйк,
Җырда калсын безнең гомерләр.
Безнең дөрләү, безнең януларны
Киләчәккә җырлар илтерләр.
Менә шундый девиз белән алны-ялны белми эшли Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре. Ял көне булуга карамастан, "Моңлы кичләр" клубы үзенең эшен дәвам итә. Әле күптән түгел генә 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, ир-егетләребезнең бәйрәмен...
Җыр калдырыйк җирдә, нур калдырыйк,
Җырда калсын безнең гомерләр.
Безнең дөрләү, безнең януларны
Киләчәккә җырлар илтерләр.
Менә шундый девиз белән алны-ялны белми эшли Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре. Ял көне булуга карамастан, "Моңлы кичләр" клубы үзенең эшен дәвам итә. Әле күптән түгел генә 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, ир-егетләребезнең бәйрәмен
зурлап үткәрүләренә дә карамастан, үзләрендә көчкуәт табып 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Язның матур гөлләре" дип исемләнгән чираттагы җыр-моң кичәсенә алып килделәр безне.
6 март - җомга көнне, вакытны кая куярга белми аптырап утырганда, күзем газетадагы белдерүгә төште. Татар мәдәният үзәге ял итми, көн дә матур кичәләр үткәрә дигән язулар укыдым да шунда барырга ниятләдем. Чыннан да, барганыма үкенмәдем, рәхәтләнеп җыр-моңга күмелеп, ял итеп кайттым. Хатын-кызларны мактап, берсе артыннан берсе ярышып, ир-егетләребез җыр бүләк иттеләр анда. "Бөгелмә сердәшләре"нең җитәкчесе Гөлгенә Авзалова ("Моңлы кичләр"нең хуҗабикәсе шул ук ханым икән) катнашында әниләргә багышланган моңлы, эчтәлекле җырлар тыңладык. Баянчы Нәҗип Килдеяров һәм аның егетләре матур тальяннары белән кичәгә ямь өстәделәр. Мәдәният йорты, гөр килеп, гармун моңына күмелде. "Моңлы кичләр"не яратучы тамашачы куллары талганчы алкышлады аларга. Сәхнәдән караган концерт белән чагыштырганда, менә бу кичәдә үзенә бер якынлык, гадилек, халыкның күңелен күрә белү күбрәк сыман тоелды.
Җыр сөюче гади халыкка әлеге авыр кризислы заманда күңел җылысы өстәгәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Эшләрендә зур уңышлар, алга таба да милләтебезгә шулай армый-талмый хезмәт итүләрен теләп калабыз.
Кеше китә - җыры кала диләр,
Бер җыр калсын әле бездән дә.
Ул җыр җанга шатлык булып керсен,
Кояш булып кунсын йөзләргә.